5 ноябрь көнне эстраданың популяр җырлы гаиләсендә зур сөенеч булды! Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызлары дөньяга килде!
“Авыз колакта, аяклар җиргә тими…” дип хисләре белән уртаклашты Алмаз.
Әлегә Зөлфирә белән кечкенә кыз балалар тудыру йортында. Ә Алмаз һәм Зөлфирәнең әнисе тәрәзәдән генә карарга булса да, алар янына кунакка йөри.
Алмаз социаль челтәрләренә шундый видео да урнаштырган. “Әйдә кайтыгыз инде! Кухня инде әзер булып килә анда…” дип Зөлфирәгә мөрәҗәгать итә. Сүз уңаеннан, җырлы гаиләнең Сауш авылында торулары билгеле. Анда өйдә ремонт эшләре бара икән.
Мирзаяновларны чын күңелдән кызлары туу белән котлыйбыз! Бәхетле сабыйның бәхетле әти-әнисе булып яшәргә насыйп булсын сезгә!