ТМТВ телеканалында баручы Лилия Кадыйрова белән “Сөйләшергә кирәк” тапшыруыннан алынды: «Без татар концертларын нинди генә дәрәҗәдә куйсак та, татар элитасының бик сирәге генә киләдер, мөгаен. Татарның зур элиталары чит илгә барып концерт карый. Безнең татар артистларын ашата, яшәтә, безнең концертларга яратып, мөкиббән китеп йөри торган тамашачы ул – район халкы, авыл халкы… Шул ук Казанда яшәгән тамашачыларның чыгыша да авылдан. Шуңа күрә алар концертларга киләләр. Сәхнәдә популярлык яулаган артистлар да, авыл егетләре, кызлары». Тапшыруны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=k0Y3fqi4gfU