ТМТВ телеканалында баручы Лилия Кадыйрова белән “Сөйләшергә кирәк” тапшыруыннан алынды: «Минем өчен иң авыр вакытлар 2-3 ел элек булды. Чөнки мин бернәрсәсез калдым. Квартира да юк, машина да юк, эш тә юк (төркемнән кителде)… 2 пакет тотып лифт каршында басып калган идем. Студия кирәк бит инде. Аранжировәикларга түләргә акча юк. Компрессорныйдан Даурскийга җияү йөрдем. 55 минут бара идем, 1 сәгатьтә 10 минут кайта идем. Җәй дә, яз да, кыш та. Әгәр кайтасы килмәсә, арысам, мин шунда студиядә кала идем. Барысын да үзем эшләдем: җыр яздым, аранжировка да үземә эшләргә калды, аннан соң берәрсенә барып төзәтеп кайта идем. Клипны “сам себе режиссер” булдым. Шул “Сары розалар” җырына клипны үзем төшереп, үзем монтаж ясадым. Пандемия барсына да өйрәтте. Кеше буларак ныгырга, акчасызлык булганда түзәргә». Тапшыруны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=zwy1wO2o2EA&list=PLsodaNcfHjTcfaBc2TVrCdWr_1VLK7EBC&index=6