ТМТВ телеканалында баручы Лилия Кадыйрова белән “Сөйләшергә кирәк” тапшыруыннан алынды:

«Әти турында андый сүзләр әйтелгән инде ул минем тарафтан. Элегрәк әтигә карата ниндидер үпкәләү хисләре дә булгандыр…Балачактан килгән ачулану да булгандыр…Җитеп бетмәгән игътибар…Булган инде анда хәлләр. Безнең гаиләдә генә булган әйберләр түгел бит инде ул.

Безнең хәзер әти белән, аллага шөкер, күпкә җылы мөнәсәтләр. Ул миңа “Улым” дигән сүзне еш әйтми иде, ләкин соңгы арада “Улым, рәхмәт!”, дигән сүзне ишеттем. Минем әтинең бервакытта да алай аерым килеп эндәшкәне юк иде.

Минем әтине начар тиран дип күз алдына китермәгез. Минем әти ул туган җанлы, бөтен туганнарны барлап торган, барсына да ярдәм итәргә йөргән кеше, безне яраткан кеше. Ләкин әтиләргә хас булган кырыслыгы белән һәм авыл ир-атларына хас булган бераз гына җавапсызлыгы белән, без аның белән бераз гына ераклашкан булганбыз. Ә хәзер Нәзирә тугач, әтидән дә бәхетле кеше юк кеше шикелле!»

Тапшыруны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=qCAH5z-jfYk