19 февраль «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Балалар премиясе 2023» тантанасы узган иде. Ул инде өченче ел рәттән үткәрелә! Әлеге грандиоз тамашада берсеннән-берсе сәләтле һәм үткен балалар татар эстрадасы җырчылары белән бергә чыгыш ясады! Күтәренке кәеф, искитмәле дуэтлар һәм җылы алкышлар – боларның барысы да “Балалар премиясе”ндә чагылыш тапты! Премиянең алып баручылары: Рамил Шарапов, Наилә Славина, Аслан Миргаязов һәм Ләйлә Таишева булды! Фоторепортаж: Марат Хафизов