ТМТВ телеканалында баручы Лилия Кадыйрова белән “Сөйләшергә кирәк” тапшыруыннан алынды: “Ул вакытта миңа Рафаэль терәк булды. “Мин барыбер сине яшәтәм. Сиңа китәргә ирек бирмим”, диде. Рафаэль төн йокыларын йокламый иде. Гел минем белән булды. Мине аякка бастыручы да ул. Мең рәхмәт аңа…Табиблар да мине коткарып калу өчен бөтен көчләрен куйдылар… Без инде туганнарга әйтмәдек, барлык нечкәлекләрен белгертмәдек. Аларны борчуга салмадык”, ди Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова. Тапшыруны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=btLblFnwbUA&list=PLsodaNcfHjTcfaBc2TVrCdWr_1VLK7EBC&index=5