Иртәгә “ЭРМИТАЖ” төнге клубында узачак “Музыкаль десант” дискотекасына ике кешелек чакыру билетын Кадрия Хаммадиева отты!


Аның кызыклы шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез!

М ин “Мокамай” түгел үзем, әмма
У йнап-көлгән булды Такташча.
З ыңлап торган ӘТӘЧ томшыгыннан ?
Ы чкындым да качтым Казанга.?‍♀️
“К ӨЗ” иде бу, бара дискотека ?
А рысам да кердем биергә?
Л андыш җырлый карап Мөниргә ?‍♂️
Ь нечкә хисләр салып күңелгә…

Д амир килгән ТМТВдан?
Е рактан ук аны таныдым. ?
С өнгатова Назлыгөлне күреп ?
А лкышларга ныклап тотындым?.
Н инди Ришат дисәм, Фазлый икән!
Т өхфәтуллин белән бутадым?‍♀️.

Д искотека гөрли, ҖЫРлар тынмый???
И ркә никтер чыкмый сәхнәгә?.
С агындырдың, апай канатым,
“К арлыгач”ың көйләп иркәлә.?
Ә й, рәхәт лә монда, бик күңелле
Т укайчалап әйтсәк, “Валлаһи”.
Ү зеңә дустыңны иярт тә кил! ?‍♂️
Г алош түгел, матур туфли ки?.
Е гет эләктерерсең бәлки ??