27 p2vjvrybvk4 

2016 нчы елның язында Казанда Беренче TMTV телеканалы музыкаль телевизион премияләрен тапшыру тантанасы узды. Чара татар эстрадасының танылган җырчылары, меңләгән кешенең кумирлары, танылган шәхесләр кызыл келәмнән узуы белән башланды. Биредә алар фанатлары белән “сэлфи” төште, аралашты. Тамашачылар белән беррәттән Айрат Ильясов белән Булат Бәйрәмов – җырчыларны үзләренең кызыклы сораулары, шаярулары белән сәламләде.

Премиянең режиссеры Ирина Алешина фикеренчә, кинематография елында мондый чара оештыру аның өчен бик символик адым булган. Шуңа күрә дә премия башланыр алдыннан мини-фильм күрсәтелде: биредә алып баручылар тамашаның иң зур бүләге: популярлылыкның пигы сурәтләнгән “Музыкаль биеклек” сыннарын тиешле урынга сынаулар аша узып, китереп җиткерде.  Тамашаны алып баручыларга килсәк, алар барлыгы 11 иде! Халык ияләшкән Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыровтан кала, Мөнир Рахмаев, Иркә, Фирдүс Тямаев, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Айрат Ильясов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ранил Нуриев чиратлашып алып барды. Ни өчен нәкъ менә алар?  Җавап гади: алар “ҖырлаОКе”, “Тәмле көрәш”, “Топ клип”, “Шоубез” һ.б. тапшыруны алып баралар.

  

Премиягә 100дән артык номинант дәгъва кылды. Ләкин аның 45 генә ТМТV премиясенә лаек дип табылды. 45 номинациянең һәрберсендә өчәр номинант катнашты. “Артистларны кая куярга белмәдек тә, шуңа аларны сәхнә астына төшереп утырттык. Әле кайберләре, монда сыймагач, һаман автобуста утыра”, – дип шаяртты алып баручылар. Лауреатларга алтын һәм көмештән эшләнелгән “TMTV премиясе” статуэткасы тапшырылды. Беренче булып әлеге статуэтка Гүзәл Уразова  белән Илдар Хәкимов кулына эләкте. Алар “Иң яхшы музыкаль коллектив” номинациясендә җиңеп чыкты.

“Иң яхшы җырчы”, “Иң яхшы җыр”, “Иң яхшы видеоклип” кебек номинацияләрдән тыш  “TMTV-production командасы төшергән иң яхшы видеоклип”, “Ел гастролеры”, “Иң яхшы рингтон” һәм башка төрле бүләкләр каралган иде.

  

Танылган шәхесләр, журналистлар да тамашаның бик югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов: “Әлеге каналны татар телен белмәгән кеше караса, чит ил каналлары белән бутар иде. ТМТVдагы ультразаманча технологияләр, якты төсләр – барысы да заманча. Сезгә карап мин тагын бер кат “Без булдырабыз” димен! Бүгенге бәйрәмне бар татар милләтенә күрсәтеп, татар җырын саклап, зурлаганыгыз өчен рәхмәт Сезгә, ТМТV командасы!” Шулай ук лауреатларны игълан итәргә менгәч РФ Дәүләт Думасының депутаты, милләт эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйлметдинов  та ТМТV каналына зур рәхмәтләрен җиткерде: “Бу бәйрәмгә сокланып туймаслык. Яшь җырчыларыбызны халыкка танытып, легендарь җырчыларыбызны тагын бер кат зурладыгыз. Барысы да талантлы. Барысын да җыеп иртәгә үк кино төшерергә мөмкин булыр иде”, -дип мактады. Мондый җылы сүзләр әлеге кичәдә күп яңгырады.

TMTV телеканалы командасын, тамашачыларны һәм җырчылары өчен Россия эстрадасының танылган шәхесләре видеосәлам юллаган иде. Алсу, «Танцы на ТНТ» проекты җиңүчесе Ильшат Шабаев, ОРТ телеканалы алып баручысы Роза Сябитова, җырчы Максим, ТНТ телеканалы алып баручысы Екатерина Скулкина котлаулары барлык кешеләр өчен дә бүләк булды.

Чарага килә алмаган тамашачылар өчен TMTV каналында турыдан туры трансляция каралган иде. Бүген популяр яшь башкаручылар гына түгел, ә эстраданың мэтрлары – Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи – татар эстрадасының легендарь җырчылары ТМТV премиясе белән нинди номинациядә җиңү яулавын, бары тик әлеге кичтә генә белде.   «Әгәр дә без мондый бүләккә лаек дип табылганбыз икән, димәк без биеклектә!  TMTV командасына, оештыручыларга зур рәхмәт!» — дип хисләре белән уртаклашты Хәния Фәрхи.