15 апрельдә «Пирамида» концертлар залында  “ІІ TMTV телеканалы музыкаль телевизион премиясе” узды. Тантана кызыл келәм белән 15:00 башланып китте.  Оештыручылар раславынча, әлеге гадәт елдагыча шулай кабатланачак.

0001

Барлык артистлар премия тапшыру тантанасына машинада килсә, танылган автор-башкаручы һәм яшь җырчы Регина Тимербулатова “Төнге бүреләр-Казан” байк-клубының мотоциклларында  килеп, халыкны шаккаттырды.

Башта игълан ителгәнчә тантана ТМТV телеканалының 5 яшьлек юбилеена багышланган иде. Сәхнә бизәлеше дә әлеге тематикага бәйле иде. Сәхнәдә “5 яшь” дип язылган торт урнаштырылган иде. Тантананы “Мирас” җыры белән Гөлназ Батталова башлап җибәрде. Гөлназ сәхнәгә тортның икенче катыннан төште. Һәм башка артистлар чыгышында да әлеге эффект кулланылды.
Тамашаның режессурасына таң калган тамашачы артистларны төрле кызыклы обиразларда да күзәтте. Мәсәлән, Индива сәхнәдә кәләшләр парады ясады, Ландыш Нигъмәтҗанова египет патшабикәсе кебек чыкты. Яшь башкаручы Диана Тәҗетдиновада үзенең образы белән барысын шаккаттырды. Җырчы “Елның эпотаж җырчысы” номинациясендә җиңү яулады да. Татарстанның атказанган артисты  Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов табиблар костюмыннан чыгып,  музыкаль терапия оештырып бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Ә автор-башкаручы Чәчкә испан кызы образында чыгып  барлык ир-атларга «Прости, дорогой, мин үзем үземә хуҗа» дип җырлады.

0010 0002 0003

Лауреатлар саны быел шулай ук 45 булса, алып баручылар саны кимегән иде. ТМТВ премиясен тапшыру тантанасының алып баручылары “Тәмле көрәш” тапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмов, “Топ-клип” хит-парады башлыгы Айрат Ильясов, “ҖырлаОКе”ны алып баручы Рифат Зарипов, “ШОУБЕЗ” тапшыруының әйдәп баручы алып баручысы Иркә, һәм “Музыкаль каймак”  хит-парады алып баручылары Айваз Садыйров һәм Назлыгөл Сөнгатова иде.

Сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп узарга кирәк тантана барышында “ТМТV телеканалының иң яхшы алып баручысы” номинациясе җиңүчесе дә билгеләнде. Ул Булат Бәйрәмов дип табылды.

0015 0012 0024
Җырчылар җиңүчеләрне игълан иткәндә сәхнә алдындагы махсус зонада утыра иделәр. Яшь номинантлар белән рәттән үз статуэткасын дулкынлану белән татар эстрадасының мэтрлары – Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зәйнәп Фархетдинова, Хәния Фәрхи дә көтте. Тантана ахырында аларның барысың кулында  да җиңүче статуэткасы бар иде.

0018 0022 0020

Операциягә әзерләнү сәбәпле, халык артисткасы Флера Сөләйманова тантанага килә алмады, әмма, моңа карамастан, аның өчен махсус номинация каралган иде. Әлеге бүләкне легендарь җырчыга татар музыкаль телеканалы баш мөхәррире Лилия Кадыйрова тапшырды.

0005 0006 0008

Унберенче яртыда тәмамланган концертны Салават Фәтхетдинов соңгы булып чыгыш ясады. Бүләкне аңа «БарсМедиа» Татар медиа группасы идарәсе рәисе Камил Гәрәев тапшырды. ТМТV телеканалын 5 яшьлек юбилее белән котлап Салават “Туган көн” җырын башкарды. Ә тамашаның соңгы җыры булып “ТМТV гимны” яңгырады.

0023 0009 0021