Татар эстрадасында танылып килүче җырчы Арсен Камакаев 1 июнь – балаларны яклау көнен ничек уздырулары хакында сөйләде.
Камакаевлар өч ул үстерә – Артём, Айвар, Айдан.
«Балаларны яклау көнен без бөтен гаиләбез белән табигатьтә уздырабыз. Шашлык пешерәбез, Уйныйбыз һәм күңел ачабыз! Барлык балалар да үзләренең яраткан ризыкларын әзерлиләр, ә без балаларга бүләкләр бирәбез. Барлык балаларга да күңелле һәм бәхетле балачак телим! Бәйрәм белән!» диде ул.