Яраткан артистлар һәм миллионлы тамашачылар аудиториясе белән аралашу, камера каршында эшләү, концерт алып бару – синең күптәнге хыялың? ТМТВ телеканалы сиңа бу мөмкинлекне бирергә әзер! ⠀ Без #ТМТВПРЕМИЯСЕНЕҢ алып баручысына кастинг игълан итәбез! ⠀ Яхшы дикциягә ия булган һәм мәгълүматны кызыклы итеп бирә белгән талантлы һәм креатив егетләр-кызлар, без сезне көтәбез! ⠀ Кастингта катнашу өчен сиңа кыска гына видео яздырырга һәм аны tv@tmtv.tatar җибәрергә кирәк булачак: ⠀ Бу видеода үзең турында максималь креатив һәм кызыклы рәвештә сөйләп бир. Ни өчен нәкъ менә син #ТМТВПРЕМИЯСЕ нең алып баручысы булырга тиеш икәнлеген күрсәт! ⠀ Видеоларны 15 февральгә кадәр кабул итәбез! Киттек!