27 мартта «Казан Экспо» да Татарстан Республикасының музыкаль тормышындагы иң көтелгән вакыйгаларның берсе: «ТМТV»музыкаль телевизион премиясен тапшыру тантанасы узачак. «ТМТV» телеканалы 2020 елның иң яхшы 40 җырына истәлекле статуэткалар тапшырачак. «Барс Медиа» компанияләр төркеме тамашачыларга постковид чорының иң зур музыкаль офф-лайн тамаша вәгъдә итә. Популяр музыканы яратучыларны татар эстрадасының TOP чартларындагы артистлар, сценография, визуаль бизәлеш, сыйфатлы тавыш, сәхнә номерларының матур куелышы, динамик режиссура, төрле жанрдагы һәм юнәлешләрдә коллабарацияләр, артистлар һәм, әлбәттә, яраткан хитлар көтә. Быел музыкаль тамаша күп кенә кызыклы сюрпризларга бай булачак: лауреатлар арасында Россиянең гадәти булмаган популяр артистлары да чыгыш ясаячак, тамашачылар ачык он-лайн тавыш бирү режимында «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә бер җырчыны сайлап алачак, премиянең көтелмәгән кунаклары уңышлы он-лайн тормыш серләрен ачачак. Премиянең лауреатлары-ТМТV каналы хит-парадына берничә тапкыр эләккән башкаручылар. Димәк, сәхнәдә яңгыраган һәр җыр-100% хит.