Анурны без 23 февральдән көтә башладык. Чөнки табиблар зур бала, озак тормас, диделәр. 23 февраль-чын егет туа дибез! Шуннан 26февраль кызыбыз Амиләнең туган көне көнне туар, дип уйладык. Вәт кызык, еллар төрле, көне бер! Булмады! 27 февраль көттек-янәсе Әмир олы малай 27 январь, малайларның туган числолары бер булыр әле, дибез. Анда да булмады. Ахырда, Эльмир бөтенләй дә, табасыңмы син быел, юкмы дип шаярта башлады. Мартка чыккач, хәл белешүчеләр дә кимеде. Булмас бу, диделәр ахрысы. Бөтен кеше тынычлангач, 8 мартның якты иртәсендә башланды… Мин әйтәм, наверное бүген булыр, матурым. Эльмир һаман көлеп, ярты ай табасың бит инде, дип, көлеп, Әмирне хоккейга алып китте. Авыртуым көчәя башлагач, шалтыраттым тегеңә. Неужели, дип, очып кайтып житте. Роддомга юл буе, таптың көн малай табарга матурым дип, көлеп барды. Эгоист син, ди әле. Таптым бәбиемне, врачлар фил дип көлделәр. Чөнки весы зур иде 4455 гр. Хатын-кыз бәйрәме икәне онытылды. Котлаулар кабул итә башладым, сөенче алдым. Рәхәт көн бу минем өчен, Ходай сине мактыйсы килсә, кыз бирә, саклыйсы килсә, малай жибәрә дигәннәрен ишеткәнем бар. Нәкъ әниләр бәйрәмендә улым тууны зур бәхет дип саныйм.