Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар “Шәптән түгел” клибын ничек төшергән?

Бер генә клипны да алдан сценарий язып, төшерүчеләр белән сөйләшеп, төшерү урынын сайлап төшермәдек. “Шәптән түгел” клибы да шулай ук.

Чаллыга туйга баргач бер матур урын күрдек, икенче көнне шунда төшердек тә. Ә сюжет линиясен берничә көннән генә төзеп бетердек. Әллә каян алмадык, “почти” үзебезнең мәхәббәт тарихы!