Гөлдания Хәйруллинаның кызы, популяр җырчы Лилия Хәйруллина өченче тапкыр әни булды!

“Үзен саклап, яклап йөртергә абый алып кайтмагансың дип, Лилия мине гел ачулана иде. “Менә мин өч бала алып кайтачакмын!”, дигән иде. Сүзендә торды бит! Котлыйм! Барыгызны да яратам”, дип, шатлыгы белән уртаклашты Гөлдания Хәйруллина.

Без дә Лилияне котлыйбыз! Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфыйклы һәм бәхетле бала булып үссен.