Гүзәл инстаграм битенә тормыш иптәше Илдар Хакимовның племяннигы белән төшкән видео урнаштырган. «Илдарның племяннигы, 6 ай, Арслан. Охшаганмы Илдарга әзрәк?», дип әйтә ул анда.

 Тик җырчының язылучылары игътибар белән карамаган видеоны. Бу кечкенә сабыйны Гүзәл һәм Илдарның кызлары дип уйлаган. Күпләр «әтисе кызы» дип комментарий калдыра. Хәтта җырчы Ильмира Нәгыймова да «Тьфу-тьфу курчак», дип язган. Ул да сабый баланы кызлары дип уйлаган, күрәсең.  

Әйтеп үтәргә кирәк, җырлы гаилә әлегә кызларын халыкка күрсәтми.