17 август – Татарстанның халык артисты җырчы Зәйнәб Фәрхетдинованың туган көне!

Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сәламәт булып, озын-озак гомер итәргә язсын. Яшәү дәрте тулы җырларыгыз белән сөендереп торырга насыйп булсын!

Интервьюдан өзек:

“Әти “Сиринә” дип куштырмакчы булган, тик менә укымышлы абыем аңа каршы төшеп: “Балага агач исемен бирмәгез”, дип, Пәйгамбәрнең бер хатынының исемен тәкъдим иткән. Исемем бик ошый. Мәгънәсе дә бик матур: тулы гәүдәле, моңлы кәккүк. Студент елларында рус кызлары “Зоя” дип эндәшмәкче иде, ә мин аларга: “Меня не Зоя, а Зайнап зовут”, – дип, исләренә төшереп тордым”

Мәгълүмат чыганагы  https://matbugat.ru/news/?id=9006