Эстрадабызның популяр җырчылары Гөлназ Шәрипҗанова һәм Гүзәл Әхмәтова иң кыйммәтле киемнәре турында сөйләде.

Гөлназ Шәрипҗанова күптән түгел 13 000 сумга туфли алып кигән. Ул туфлиләргә  60% ташлама булган әле. Димәк, үз бәясе якынча 32 000 сум булып чыга.

Ә Гүзәл Әхмәтованың гардеробында иң кыйммәтле кием – чәшке тун. Бәясе 398 000 сум. Җырчыга бу тунны бүләк иткәннәр.