3 декабрь көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә музыкаль реалити-шоу “Яңа йолдыз” проектының икенче сезонының финалы булып узды. Чараның алып баручысы – Гөлназ Сәфәрова. Жюри әгъзалары: Лина Арифуллина – Рәсәй актрисасы, режиссер , продюсер. Зур телевизион проектларны оештыручы һәм җитәкләүче. Аның проектлары – “Фабрика звезд”, “СТС зажигает супер звезду” , “Тюрквижн” һ.б. Зөлфәт Хәким – халык язучысы, танылган драматург, шагыйрь, эстрадага яңа стиль, агым алып җырчы. Әнвәр Нургалиев – Башкортстаннын халык, Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы. Эльмира Кәлимуллина – “Голос” проекты финалисты, Татарстанның атказанган артисты. Айдар Галимов – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Финалистлар:Самат НургалиевИльшат МөхәммәтҗәновМайя Сафиуллина“Караш” төркемеАлия БәдретдиноваИльнар ШәрәфетдиновАида Ибракова Финалистлар татар эстрадасының популяр артистлары белән чыгыш ясады: “Ямьле”төркеме, Ришат Фазлыйәхмәтов, Раяз Фасихов, Резида Шәрәфиева, Рифат Зарипов, Лилия Хәйруллина, Чулпан Йосыпова. Музыкаль реалити-шоу “Яңа йолдыз” проектының икенче сезонының җиңүчесе итеп “Караш” төркеме сайланды!