Популяр җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев гөлләргә бик мөкиббән китә икән. “Гөлләр хатын-кыз кебек, тәрбияне, назны ярата”, ди җырчы.

Әнвәр күптән түгел кактусларын да күчереп утырткан. Дөрес итеп күчергәнме, юкмы икәнлеген, үзенең сәхифәсендә дә сорап язган. Ә язылучыларының берсе аңа: “Чәчәк яраткан кешенең күңеле чиста була” дип тә язып куйган.