Казан кинотеатрлары аша искитмәле әкияти дөньяга – “Красная шапочка” (“Кызыл калфак”) фильмына рәхим итегез! 2022нче елның 22 сентябрь көнендә “Красная Шапочка” фильмы Россия прокатында чыгачак һәм тамашачыны сихергә алып китәчәк.

“Красная шапочка” фильмында олыгаю, яшүсмерләр кичерешләре һәм үзеңне эзләүнең, шулай ук ата-аналар белән эмоциональ элемтәнең бик мөһим социаль темасы күтәрелә. Шуңа әлеге фильм кечкенә тамашачыга гына түгел, ә аларның әти-әниләренә дә хуш киләчәк.

Төп рольләрдә: Алексей Серебряков, Юрий Чурсин, Таисия Калинина, Данила Якушев, Екатерина Климова, Ирина Розанова, Нино Нинидзе, Олег Чугунов, Павел Кузьмин, Иван Кокорин, Наталья Медведева һәм башкалар.

Фильм Кызыл Калфак туганчы ук башлана, аның килеп чыгышы тарихын ачып бирә. Төп герой галәмендә ике дошман нәсел бар – әкияти шәһәр сакчылары Волкобойлар һәм агрессив Ерткыч-бүреләр (үз теләге белән кешеләргә әверелергә сәләтле бүреләр). Йөз ел элек алар арасында килешү төзелгән була. Килешү кагыйдәләре буенча бүреләр урманнан китергә тиеш түгел. Әмма ерткычлар көтүе шәһәрне яулап алырга карар иткәндә тынычлык бозыла. Кызыл Калфакның әтисе (Данила Якушев) бүреләр көтүе белән батырларча көрәшә, ләкин бу сугышта ул вафат була.

Шул вакытта Кызыл Калфакның әнисе Мари (Екатерина Климова) һәм әбисе (Ирина Розанова) кача һәм котыла. Шул вакыттан бүреләр әкият патшалыгы белән идарә итә. Кызыл Калфак дөньяга килгәндә аның әтисе инде исән булмый. Аның «юкка чыгу» тарихы турында героиня 12 яшендә генә белә, әнисе белән әбисе аңа Волкобойның үлеме һәм кызның сакчылар нәселенә керүе турында коточкыч хакыйкатьне сөйли. Шул мизгелдән кечкенә героиняның үсү тарихы башлана, ул үзенең куркуын җиңәргә һәм беренче мөһим карарны кабул итәргә тиеш — бөтен шәһәрне яклау карарын.

Генераль продюсер Лина Арифуллина: “Безгә яшүсмерләрнең яңа буыны өчен яңа форматта “Красная шапочка”ны күрсәтү бик мөһим иде. Без, рус әкиятләре һәм фильмнары классик традицияләрен яңа технологияләр һәм төшерү методлары белән берләштереп, сюжетны яңадан уйладык”

Таисия Калинина (Кызыл Калфак): «Мин үземнең рольне ирекле рәвештә тудыра алдым, чөнки минем персонаж элекеге әкияттәге Красная Шапочка  түгел, бу яңа, минем кебек яшүсмер героиня. Аның үз хыяллары, теләкләре бар. Бу тарих кемнеңдер качуы, ә кемнеңдер исән калуы турында түгел, бу үсүче кеше турында фильм. Әлеге фильм дәвамында миңа күп үзгәрешләр өстендә эшләргә туры килде,  чөнки минем героиня куркуларын җиңәргә, югалтуларны кабул итәргә һәм үзенә кадерле булганны сакларга өйрәнде»

Екатерина Климова (Мари, Кызыл Калфакның әнисе): «Фэнтези жанрында төшү – артист өчен зур бәхет. Әлеге киноның премьерасына балалар белән килеп, матур, кызыклы тарих белән танышырга, әкияти дөньяга сәяхәт итәргә була. Яхшылык начарлыкны җиңгәндә – бу һәрвакыт яхшы күрсәткеч! Минем фильмографиядә мондый дәрәҗәдәге жанр беренче тапкыр! Әлеге проектта катнашуыма мин шатмын! Безнең яраткан әкиятләрдәге кебек, тамашачы белән ихлас диалог төзи алганбыздыр дип ышанып калабыз!»

Данила Якушев (Волкобой, Кызыл Калфакның әтисе): «Минем өчен бу бик мөһим проект, чөнки ул миңа онытылмаслык тәҗрибә бүләк итте. Волкобой роле минем өчен бик уңай булып чыкты, мин аны тиз өйрәндем, ә менә Кызыл Калфакның әтисе статусы ниндидер яңа кичерешләр уятты. Мин бик борчылдым, ләкин соңыннан ул үз гаиләсен ярата һәм саклый торган гади кеше икәненә инандым. Бу кыйммәтләр һәм дуслык, тугрылык һәм корбан турындагы матур фильм. Ул кино индустриясенең төп вакыйгаларының берсе булыр дип ышанам»

Алексей Серебряков (Вестар, бүреләр башлыгы): «Бөтен гаилә өчен кызыклы, сыйфатлы һәм чын-чынлап мавыктыргыч кино — бу бик сирәк күренеш. Безнең фильм шундыйларның берсе. Миңа Вестар, бүреләр башлыгын уйнарга тәкъдим иткәч, бик илһамландым, чөнки фэнтези жанры актёрдан кадрда “яшәүнең” махсус ысулын таләп итә. Минемчә, куркуларны җиңү, гаилә кыйммәтләре һәм дөрес юлны сайлауның мөһимлеге турында бик якты хикәя килеп чыкты».

Трейлер: https://www.youtube.com/watch?v=vN3c_tXldNc

Съёмкадан кадрлар: