17 декабрь «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры 23» премияләрен тапшыру тантанасы гөрләп узып китте! Тантананың алыштыргысыз алып баручылары Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин булды! Грандиоз тамаша 4 бүлеккә бүленгән иде: 1.Туган туфрак 2.Ана теле 3.Мәхәббәт 4.Моң 23нче “Татар җыры” сюрпризларга бай булды: -Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Музыка сәнгатен үстерүгә өлеш кертүе өчен» Ләйсән Гимаевага «Татарстанның Атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турындагы указны имзалаган икәне билгеле булды. -Сәхнәдә 2000нче елларда хит булган җырлардан попурри да яңгырады: Сәгыйт Гыйбәшев башкаруында “Әниемнең туган көне бүген” җыры, Дамира Сәетованың “Мин эзләдем даладан” җыры, Гайфулла Авзалов “Әллә син, әллә мин” җырын башкарды, ә Радик Динәхмәтов тамашачыларга курай моңнарын һәм “Күзләреңә бер каравың җитә” җырын ишеттерде. -Җырчы Резеда Әхмәтвәлиева чыгыш ясаганда, биючеләрнең берсе – Фирдүс Тямаев булып чыкты. Шулай ук Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованы искә алып, аның “Балан ачы шул, балам” җыры сәхнәдә яңгырады. “Яңа йолдыз 3” проекты җиңүчесе – Фәридә Ибраһимова да үзенең җырын башкарды һәм “Татар җыры 23” лауреаты булды. Тантананы ТMTV телеканалында турыдан туры эфирда да карап булу мөмкинчелеге бар иде. “Татар җыры 23” фестиваленнән зур репортажны “ШоуБез” тапшыруында да карый аласыз https://www.youtube.com/watch?v=oWgLRJwoTzI “Алтын барс” лауреатлары: Зөлфәт ХәкимАзат ФазлыевҖәмилә Әсадуллина һәм Илгиз ШәйхразиевЗөфәр ХәйретдиновРезеда ӘхмәтвәлиеваДанир СабировСәидә МөхәммәтҗановаРифат ЗариповЛәйсән Гыймаева һәм Таңсылу Фәридә ИбраһимоваИлнат ФәрхуллинЭльмира КәлимуллинаАйдар ГалимовЛия Шәмсина һәм Артур МаузерАидаАртур МинһаҗевИльмира Нәгыймова һәм Марат ЯруллинИркәӘнвәр НургалиевФилүс КаһировРишат ТөхвәтуллинСалават ФәтхетдиновФирдүс Тямаев “Татар җыры 23” грандиоз фестиваленнән фоторепортаж: