“Тәмле көрәш” тапшыруында кунакта булган Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров “Яңа йолдыз – 3” проекты турында сөйләде. Исегезгә төшереп үтәбез, Филүс Каһиров “Яңа йолдыз” проектының 2 сезонында остаз, ә 3 сезонында жюри әгъзасы булган иде.

“Жюрида утырырга яратмыйм, дөресен генә әйткәндә, кешегә бәя бирергә яратмыйм. Остаз булу күпкә якынрак. Чөнки консерваториядә укытып алгач, минем әз генә тәҗрибәм бар. Бәлки шуңа күрә остаз булу миңа җиңелрәк биреләдер. Жюрида утырганда, катнашучының уңай һәм тискәре якларын әйтергә кирәк. Аннан “нигә әйттем микән, бәлки әйтәсе булмагандыр”, дип уйлап йөрим.

Ә катнашучылар арасында талантлылар әлбәттә бар. Әгәр хыялыңда артист булу теләге бар икән, син һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. “Үземне ничек күрәм”, “Хыялыма ирешер өчен нәрсәләр эшлим мин”, дип үзеңә сорау бирергә кирәк. Әлбәттә мондый кастингларда, конкурсларда катнашырга, үзеңне күрсәтергә һәм сине күреп алырга тиешләр”.