Җыр өчен чикләр юк! Ул яңгыраудан туктарга тиеш түгел! Анда халкыбыз байлыгы һәм күңел матурлыгы!
Җыр үзгәрә,алмашына, гадиләшә яисә катлаулана. Җыр безне туганда каршы ала һәм соңгы юлга озата. Без дөньяны өйрәнгәндә, әнинең бишек җыры безне назга төрә. Хушлашканда дога булып көйләнеп җанга тынычлык алып килә. Көй гүя күзгә күренмәс түгәрәк буенча әйләнә. Еш кына үзенең азагыннан башлангычына кайта. Бер үк вакытта тормышның чикләнгәнлеген һәм иксез-чиксезлеген берьюлы күрсәтә алучы тылсымга әйләнә.
Әнә шул тылсымны тамашачы 27 май ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында үз күзләре белән күрә алачак!ТМТВ – телевизион премиясенә 8 ел! Чикләрнебелмәүче музыка бәйрәме!
2015 елдан башлаган әлеге тантананы бүген татар музыкасына гашыйк тамашачы туры трансляөия аша җир йозенең төрле почмакларыннан күзәтә! Яратып көтеп ала!
Кызыл келәм, зәвыыклы номерлар, экстровагант образлар, популяр хитлар, яраткан артистлар – берничә сәгатьлек мавыктыргыч музыкаль шоуны сез дә үз күзләрегез бн күрә аласыз! Казанның үзәгендә – Пирамидада очрашырбыз! Заманча , татарча, елның иң масштабылы вакыйгасына һәркем килә һәм бәйрәнең катнашучылары булып, яраткан йолдызларының җиңүенә сөенә ала!
Чиксез музыка, ләззәт океанына бергә чумыйк!