Күптән түгел җырчы Марат Яруллин белән Данир Сабиров үзләре арасында кызык уен башлап җибәргән. Социаль челтәрләрдә бер-берсенә төрле биремнәр бирәләр һәм шуны үтиләр.

Маратның беренче биреме: Данир үзбәк киемен киеп, үзенең афишасын тотып, Бауман урамында кешеләр янына килеп, үзбәкчә җыр җырларга, “мин популяр җырчы булачакмын” дип әйтергә һәм календарьны бүләк итәргә тиеш.

Данирның беренче биреме: Марат элекеге киемнәр киеп, базарга барып, җырлый-җырлый казылык сатарга тиеш. Ә казылыкны үзенең афишасына төреп биреп җибәрә торган була.

Маратның икенче биреме: Данирның язылучылары арасында 60 яшьтән өлкән булган хатын-кыз белән свиданиега барырга: ул ханымны өеннән барып алып, Казанның иң яхшы ресторанына алып барырга, җырларга һәм Марат Яруллин концертына 2 кешелек чакыру билеты бүләк итәргә тиеш.

Бер-берсенең биремнәрен алар яхшы үтәп бара. Әле дәвамы бар.