Лилия Хәмитованың “Буран дулый” җырына күптән түгел коллаборация булды. Җырчы Руслан Трапезников белән бу җырны дуэт итеп, заманча форматта башкаралар. “Хит җырларга куркып кына тотынасың, чөнки алар халык күңеленә кереп калды. Минем башкаруымда ул җырның яңгырый башлавына быел 23 ел була. Бүгенге көндә дә ул актуаль. Буранлы көннәрдә радиодан еш яңгырап тора. Бу җырга яңа сулыш кертүем белән сөенәм!”, ди Лилия. Лилия Хәмитова концертларда үзе генә чыгыш ясаганда бу җырны элекеге форматта башкарачак икән.