ТМТВ телеканалында баручы Лилия Кадыйрова белән “Сөйләшергә кирәк” тапшыруыннан алынды: “Әни үлгәч тә ярты сәгатьтән журналистлар шалтырата башлады. Миңа бик авыр булды шул журналистның сорау бирүләре. “Әниегез белән сезнең мөнәсәбәтеге знинди иде”, дигән сорау бирәләр миңа. Акыллы кешенең соравы микән дип тә уйлап куйдым. Берсенә дә җавап бирмәдем. Халәте дә андый түгел иде. Мескенләнеп тә йөрмәдем мин. Ул минем белән күңелдә, гомерлеккә минем белән була торган төер була инде ул. Күзне йомсам да, күзне ачсам да минем янда сыман. Шуңа күрә кемгәдер, нәрсәдер әйтеп, мескенләнеп йөрүнең кирәге юктыр дип уйлыйм…” Тапшыруны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=9ZowFY5_7to