ПОЛОЖЕНИЕ

ЯҢА ЙОЛДЫЗ I ТЕЛЕВИЗИОН-ВОКАЛЬ БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

 

  1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

1.1. Оештыручы – Барс-Рекордс җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ООО «Барс-Рекордс», адресы: 420161, Казан, Себер тракты ур., 34 бина, 340 офис).

1.2. Оештыручының партнеры – ООО “ТАТМУЗТВ” (ТМТВ) (массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү сертификаты ЭЛ №ТУ 166-00650 16.11.2011), тарату (тапшыру) гамәлдәге законнар нигезендә алып барыла.

1.3. “Яңа Йолдыз” I телевизион-вокаль бәйге (алга таба – Бәйге) – әлеге Кагыйдәләр белән билгеләнгән тәртиптә, вакытта һәм шартларда үткәрелә торган телевизион-вокаль бәйге.

1.4. Бәйгедә катнашучы – бу Кагыйдәләр белән билгеләнгән таләпләргә туры килгән һәм бәйгедә катнашырга теләге булган кеше.

1.5. Җиңүче – әлеге кагыйдәләр нигезендә җиңүче дип танылачак һәм Бүләк алырга хокуклы булган Бәйгедә катнашучы.

1.6. Бүләк:

  1. Җиңүченең җырына профессиональ аранжировка яздыру, җырны ТМТВ каналында даими тапшыру (ротация);
  2. “Татар-Җыры” халыкара фестиваленең гала-концертында “Алтын Барс” сынын алу;
  3. “Барс-Рекордс” продюсерлык үзәге тарафыннан Җиңүченең җырына видеоклип төшерү;
  4. Җиңүче һәм “Барс-Рекордс” продюсерлык үзәге белән бер сингл яздыруга һәм видеоклип төшерүгә (тарату, маркетинг ярдәме һәм “Татар Радиосы” радиостанция тапшыруларында һәм ТМТВ каналында урнаштыру) өстәмә килешкән шартларда (Россия Федерациясенең Гражданлык кодексының 434.1 статьясы нигезләмәләрен исәпкә алып) Контракт төзү. Шул ук вакытта, барлык катнашучы яклар әлеге Контракт шартлары буенча килешүгә ирешмәсәләр, якларның һәрберсе Контракт төзүдән баш тартырга (баш тарту турында язмача фиксация булу мәҗбүри) хокуклы булуларын аңлыйлар һәм әлеге Кагыйдәләрнең дөрес үтәлмәве өчен бер-берсенә җаваплылык чаралары куллану мөмкинлеге булмау белән килешәләр.
  5. 5. Вконтакте (https://vk.com/tmtvonline) һәм Инстаграм (@tmtvonline) социаль челтәрендә җиңүче җырына реклама ясау.

1.7. Бәйгенең жюри әгъзалары – Жюри составы бәйгенең һәр этабы өчен Оештыручы тарафыннан раслана. Бәйгенең жюри составы турындагы дәгъвалар Оештыручы тарафыннан кабул ителми. Бәйгенең Жюри рәисе – Лина Арифулина.

 

  1. БӘЙГЕНЕҢ ТӘРТИБЕ ҺӘМ ҮТКӘРЕЛҮ ВАКЫТЫ

2.1. Бәйгенең максаты һәм бурычлары

Бәйге яңа талантлы башкаручыларны ачыклау, популярлаштыру һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Бәйгенең бурычлары:

– музыкант-башкаручыларга музыка һәм вокал сәнгате өлкәсендә үзләрен иҗади яктан күрсәтү мөмкинлеген булдыру;

– тамашачыларда татар вокал сәнгатенә кызыксыну уяту.

2.2. Бәйгенең үткәрелү вакыты

Бәйге ТМТВ каналы эфирында 2020 елның 1 маеннан 2020 елның 19 декабренә кадәр уздырыла һәм 3 (өч) этаптан тора.

 

 I Этап. Сайлап алу туры

2020 елның 1 маеннан 2020 елның 15 июненә кадәр Бәйгенең читтән торып сайлап алу туры уздырыла. Күрсәтелгән вакытта Бәйгедә катнашырга теләүчеләр билгеләнгән критерийлар буенча татар телендәге җырның аудио- яки видеоязмасын tv@tmtv.tatar электрон почта адресына җибәрәләр. Россия Федерациясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала. Оештыручы мөстәкыйль рәвештә башкаручыларны сайлап ала һәм Бәйгенең тулы сайлап алу этабына (ярымфинал) үткән катнашучыларны билгели. Гомумән алганда, 50 (илле) катнашучы (башкаручы) Бәйгенең ярымфиналына чыга.

II Этап. Ярымфинал

2020 елның 22 июненнән 2020 елның 26 июненә кадәр булган вакыт эчендә Казанда Бәйгенең тулы ярымфиналы узачак. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча жюри 15 (унбиш) иң яхшы башкаручыны Бәйгенең финалына үткәрәчәк.

2020 елның 1 сентябреннән 2020 елның 15 ноябренә кадәр җомга көннәрендәТМТВ каналында алып баручылар атна саен тамашачыларга һәм Бәйгенең жюри әгъзаларына финалга үткән 15 (унбиш) катнашучыны, аларның финалга әзерләнүләрен, катнашучыларның үзара, остазлар һәм укытучылар белән бәйләнешләрен, репетиция һәм кино төшерүнең мизгелләрен күрсәтәләр.

III Этап. Финал

2020 елның 13 декабрендә Бәйгенең финалы (гала-концерт) узачак. Бәйге финалында ярымфинал вакытында жюри нәтиҗәләре буенча сайланган 15 (унбиш) финалист катнашачак.

Финалда һәр жюри әгъзасы һәр катнашучыны 10 баллы шкала буенча бәяли. Жюри әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 3 (өч) катнашучы тамашачы тавыш бирү этабына уза.

Бәйгенең җиңүчесе – SMS тавыш бирү нәтиҗәсе нигезендә иң күп тавыш җыйган катнашучы (финалист) булачак. ТМТВ каналы тамашачылары 2020 елның 13 декабреннән (вакыты 22.00) 2020 елның 18 декабренә (вакыты 23.55) кадәр кыска номерга Катнашучы номеры белән SMS-хәбәр җибәреп тавыш бирә алалар. Тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңүче була.

2020 елның 19 декабрендә Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә ТМТВ каналы туры эфирында Татар җыры халыкара эстрада җыр фестивалендә Бәйгенең җиңүчесе игълан ителәчәк.

2.3. Бәйге шартлары турында мәгълүмат:

– ТМТВ каналы эфирында;

– ТМТВ каналының рәсми сайтында https://tmtv.tatar урнаштырыла.

 

  1. БӘЙГЕДӘ КАТНАШУЧЫЛАР

3.1. Рәсәй Федерациясе территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган татар телендә җырлар башкарган кеше Бәйгедә катнаша ала.

3.2. Бәйгедә катнашучы үз хисабынан Бәйгедә катнашу белән бәйле барлык чыгымнарны, шул исәптән телефон һәм башка элемтә хезмәтләрен түләү чыгымнарын, транспорт чыгымнарын түли. Күрсәтелгән чыгымнар компенсацияләнми һәм кире кайтарылмый.

3.3. Бәйгедә катнашучы шәхсән, үз исеменнән, ирекле, мөстәкыйль эш итә һәм үз

ихтыярын белдерергә ирекле.

3.4 Бәйгедә катнашучы мөһим мәгълүматка ия була һәм андый мәгълүматны саклауны үз өстенә ала.

Катнашучылар мәгълүматны теләсә нинди формада, шул исәптән телдән яки электрон элемтә аша бирелгән (Бәйгенең төрле этапларында шәхесләр, объектлар, фактлар, вакыйгалар, күренешләр һәм процесслар турындагы теләсә нинди хәбәр мәгълүмат) рәсми максатларда, өченче якка күчермичә Бәйге ахырына кадәр кулланырга тиеш.

Бәйгедә катнашучы Россия Федерациясе законнары һәм бу Килешүнең шартлары нигезендә Бәйге барышында алынган мәгълүматның яшеренлеген тәэмин итү бурычларын бозган өчен җаваплы. Ул Оештыручыга әлеге Килешү шартларын дөрес башкармау нәтиҗәсендә китерелгән югалтуларны компенсацияләргә тиеш.

 

  1. БӘЙГЕДӘ КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

4.1. Бәйгедә катнашу өчен Катнашучы Оештыручының электрон почта адресына tv@tmtv.tatar түбәндәге документлардан торган электрон гариза җибәрергә тиеш:

1) Анкета (1 нче кушымта) һәм үзе турында эссе.

2) Җырның mov, avi, mp4 форматында видеоязма. Видеода гариза бирүче анкетада күрсәтелгән җырны үзе башкарырга тиеш.

4.2 Бәйгедә катнашу өчен җыр/җырлар җибәргән вакытта, Бәйгедә катнашучы Оештыручыга бәйге дәвамында авторлык хокукы һәм аңа бәйле хокукларны бирә, шул исәптән, алар белән генә чикләнми: җырны куллану хокукы, тарату хокукы, халык алдында күрсәтү һәм халык алдында чыгыш ясау, эфирга тапшыру хокукы, кабель аша тапшыру хокукы, күчерү һәм башка төр эшкәртү хокукы, халыкка җиткерү хокукы. Бәйгедә катнашучы музыкаль әсәрне (җырны) күрсәтелгән ысуллар белән түләүсез куллануга ризалыгын белдерә.

4.3. Катнашучы Бәйгедә катнашып, аның шартлары, барлык этапларының даталары һәм вакытлары, Бәйге барышында планлаштырылган мастер-класслар, тренинглар һәм репетицияләр вакыты, видео төшерү вакыты һәм тәртибе белән килешүен раслый.

4.4. Бәйгедә катнашып, Катнашучы Оештыручы/Оештыручының Партнерлары, аларның вәкаләтле вәкилләренең Бәйге үткәрү һәм Бүләк бирү максатында, шулай ук Оештыручы/Оештыручының Партнерларының продуктларын рекламалау һәм пропагандалау максатларында катнашучының шәхси мәгълүматларын эшкәртү хокукына ия булуын, Катнашучының фото рәсемен чикләнмәгән вакытка, түләүсез куллану мөмкинлегенә ия булуын раслый.

4.5. Бәйгедә катнашып, Катнашучы Бәйге барышында үзенең исеме, фамилиясе (псевдонимы) һәм/яки аның җырлары Оештыручы/Оештыручының Партнерлары тарафыннан реклама максатларында өстәмә рөхсәт һәм өстәмә түләүләрдән башка кулланыла алуы белән ризалаша.

4.6. Бәйгедә катнашу факты катнашучыларның рәсемнәре, фотолары, аудио һәм видео материаллары, шулай ук ​​интервьюлары һәм алар турындагы башка материаллар (шәхси мәгълүматларны да кертеп) реклама һәм башка коммерция максатларында кулланыла алулары турында шартсыз килешүне раслый. Әлеге материаллар Оештыручы/Оештыручының Партнерлары товарларын рекламалау һәм башка коммерция максаты белән теләсә нинди формада Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә Бәйге барышында Катнашучыларга аерым түләнмичә кулланыла ала.

 

  1. ОЕШТЫРУЧЫНЫҢ ХОКУКЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

5.1. Оештыручы Катнашучылар/Җиңүчеләр составыннан түбәндәге кешеләрне чыгарырга хокуклы:

– бу Кагыйдәләрдә каралган таләпләргә туры килмәгән катнашучыларны;

– аудио яки видеоязмаларны әлеге Кагыйдәләр белән билгеләнгән вакыттан соң җибәргән һәм/яки Бәйгедә катнашу өчен җыр җибәргәндә төп шартларны бозган катнашучыларны;

– Бәйге турында яшерен мәгълүматны телдән, язмача, массакүләм мәгълүмат чаралары яки социаль челтәрләр аша ачкан катнашучыларны.

 

5.2. Бәйгене Оештыручы Бәйгенең катнашучысы булырга теләгән кешегә җырларны алу фактын язмача яки башка ысул белән расларга тиеш түгел.

5.3 Оештыручы Катнашучыларның һәм/яки өченче затларның әлеге Бәйгедә катнаша алмауларына китергән теләсә нинди гамәлләре, катнашучы тоташкан элемтә операторларының эш сыйфаты, Оештыручыдан тормаган сәбәпләр аркасынды җиңүчегә бүләк бирелмәү, Катнашучылар үзләре, җыр, җыр авторлары турындагы мәгълүматны дөрес бирмәве, Катнашучылар Бәйге кагыйдәләрен бозу, Бәйгедә Катнашучыларның/Җиңүченең мобиль номерларын блоклау, Бәйгедә Катнашучыларның катнашу белән бәйле турыдан-туры яки турыдан-туры булмаган югалтулары, шул исәптән Призны (тулысынча яки өлешчә) җиңүче булып танылган катнашучының турыдан-туры яки турыдан-туры чагылдырылмаган гамәлләре (гамәл кылмавы) сәбәпле  Бәйгенең Оештыручысы һәм Оештыручының Партнеры билгеләгән срокта бирелмәве өчен җавап бирми.

 

  1. БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРУ ТӘРТИБЕ, БАШКА ШАРТЛАР

6.1 Бәйгедә җиңүчегә бүләк, кагыйдә буларак, җиңүче игълан ителгәннән соң 1 (бер) календарь айдан да артмаган вакытта тапшырыла. Оештыручы вәкиле җиңүче тарафыннан күрсәтелгән телефон номерлары буенча Бәйгедә җиңүче белән бәйләнешкә керә һәм приз тапшыру датасын, вакытын, урынын, ысулын хәбәр итә. Оештыручы вәкиле җиңүче игълан ителгәннән соң 2 атна дәвамында җиңүчегә шалтыратып информацияне җиткерә алмаса (телефон номеры сүндерелгән очракта, шулай ук җиңүче шалтратуга җавап бирми икән), Оештыручы призны бирмәү хокукын үзе артыннан калдыра.

6.2. Бәйгегә яки аның теләсә кайсы өлешенә кагылышлы һәм/яки әлеге Кагыйдәләрдә хаталар, аларны дөрес аңламау, аңлатмау очраклары ачыкланган вакытта, теләсә кайсы башка бәхәсле ситуацияләрдә Бәйгене Оештыручының карары дөрес дип игълан ителә һәм аңа карата шикаять бирелми.

6.3. Бәйгедә катнашу факты Катнашучыны әлеге Кагыйдәләр белән таныштыруны гарантияли һәм аның әлеге Кагыйдәләр нигезендә Бәйгедә катнашырга ризалыгын раслый.

6.4. Әлеге Бәйгегә кагылышлы барлык бәхәсле мәсьәләләр РФ законнары нигезендә җайга салына.