Баш бит

>

Тапшырулар

ТӨП ХИТ-ПАРАД

Алып баручы
Назлыгөл Сөнгатова

ТӨП ХИТ-ПАРАД

Алып баручы
Назлыгөл Сөнгатова

Шимбә – 19:00

Якшәмбе — 12:00 (кабатлау), Сишәмбе — 11:00 (кабатлау)

«Төп-хит парад» – ТМТВ телеканалының иң яхшы клиплары ярышы. «Төп хит-парад» тапшыруында музыкаль өлештән тыш мәгълүмати блоклар да бар. Татар шоу-бизнесында кыскача яңалыкларны күзәтү, шулай ук һәр катнашучының шәхси тормышыннан кыскача кызыклы мәгълүматлар.

Музыкаль каймак

Алып баручы
Илүзә Касыймова

Музыкаль каймак

Алып баручы
Илүзә Касыймова

Җомга – 19:00

Шимбә — 13:00 (кабатлау), Дүшәмбе — 11:00 (кабатлау)

«Музыкаль каймак – иң яхшы ун җыр гына түгел, ул – татар эстрадасының каймагы. «Музыкаль каймак»ның һәр чыгарылышы – ул музыкаль яңалыклар, алар 10 атна дәвамында беренчелек өчен көрәшәләр. Иң яхшы клипларга нәтиҗәне йолдызлы алып баручы игълан итә.

10 сорау

Алып баручы Әбри Хәбриев

10 сорау

Алып баручы Әбри Хәбриев

Шимбә – 20:00

Якшәмбе — 10:00 (кабатлау), Пәнҗешәмбе — 19:00 (кабатлау)

Программа-интервью. Кунак өчен 10 карточка әзерләнә. Аларның һәрберсендә артист тирәсендәге имеш-мимешләр һәм тормыш белән бәйле астыртын сорау яшерелгән. Артист карточкаларны үзе ала, укый һәм ачыктан-ачык җавап бирә. Аның бер сорауга җавап бирмәскә дә хакы бар, ләкин җавап бирелмәгән сорау өчен җәза үтәргә – «тәмуг» коктейлен эчәргә туры киләчәк. Коктейль программа төшергәндә артист күз алдында әзерләнә. Бу иң яраксыз продуктлардан катнашма. Һәр кунак та аны эчәргә сәләтле түгел. Мәсәлән, балык азыгы, сөт, шпротлар һәм кока-кола катнашмалары.

ШОУБИЗ

Алып баручы Айдар Фәтхрахманов

ШОУБИЗ

Алып баручы Айдар Фәтхрахманов

Шимбә – 10:00

Якшәмбе — 19:00 (кабатлау), Чәршәмбе — 19:00 (кабатлау)

Татар эстрадасы йолдызлары турында мавыктыргыч, кызыклы тапшыру. Йолдызларның шәхси тормышының нечкәлекләре һәм сәхнә арты тормышыннан эксклюзив репортажлар ТМТВ телеканалың «Шоубиз» тапшыруында.